105просмотров
11.5%от подписчиков
23 марта 2026 г.
Score: 116
Татар китабы йортында:
🎲 «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә «Татарча өстәл уеннары киче» (16+). 25 март, 18:00, катнашу түләүсез. 🎥«Хаҗи әфәнде өйләнә» эзләреннән: экскурсия һәм спектакль язмасын карау (14+). 26 март, 17:30. Керү ирекле.
📖 «Бер Йортның тарихы» китабы буенча төнге экскурсия (14+). 28 март, 19:00. БИЛЕТЛАР. «Әкият» курчак театрында:
🎎 Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнгән «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе (12+), 26 март, 17:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте (0+), 28 март, 12:00, БИЛЕТЛАР;
🎎 Татар халык әкиятләренә нигезләнеп куелган «Камыр-Батыр» спектакле (0+), 29 март, 13:00; БИЛЕТЛАР. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Кечкенә Мирза»🤴🏻 — Антуан де Сент-Экзюпериның бөек «Нәни Принц» әсәре белән илһамланудан туган спектакль (0+). 28 март, 13:00; БИЛЕТЛАР. Казан яшь тамашачы театрында 📕 «Книга силы» мультимедиа мюзиклы: гади бер малайның Габдулла Тукай әкиятләре геройлары белән бергәләп гаҗәеп сәяхәте турында (6+). 28, 29 март, 11:00, 14:00; БИЛЕТЛАР. Горки-Әмәт урманында 🌳 «Основа Основ» киңлегеннән парк терапиясе. 29 март, 10:00. ТУЛЫРАК. В.И.Качалов исемендәге Казан Академия Рус Зур Драма Театрында 🎭 Евгений Шварцның популяр француз әкиятенә нигезләнеп куелган «Красная шапочка» музыкаль спектакле (6+), 29 март, 11:00; БИЛЕТЛАР. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 🐺 MOÑ театрының «АК БҮРЕ» әкияте: батыр егет, сихри бүре һәм аларның маҗаралары турында тантамареска-курчаклар спектакле (6+). 29 март, 13:00, 15:00. ТУЛЫРАК. Казан Кирмәненең Татарстан табигать тарихы музеенда 💧 «Планета Вода» интерактив фәнни спектакле (7+). Программада: су белән бәйле 10 тәҗрибә һәм 10 кызыклы факт; ясалма фәһем белән тудырылган акула белән танышу һ.б. 29 март, 13:00. БИЛЕТЛАР.