183просмотров
20.1%от подписчиков
20 марта 2026 г.
🎬 ВидеоScore: 201
Ураза Гаете һәм җомга мөбарәк булсын, кадерле радиотыңлаучыларыбыз!! Бүгеннән башлап һәр җомга радиобыз киңлекләрендә "Татар азаны 2026" конкурсында җиңү яулаган Әхмәд Бибарсов исемле егет әйтәчәк. Әхмәдкә 8 яшь. Радиода азан әйтү хокукын раслаган таныклыкны аңа иҗат төркемебезнең бер вәкиле - Тимерхан Шәйхетдинов конкурсның йомгаклау чарасында тапшырды. Әхмәдне ихластан әлеге дәрәҗәле бәйгедә җиңүе белән котлыйбыз! "Рухи моң" берләшмәсе, аның җитәкчесе Марсель Әхмәдуллинга шундый кирәкле һәм мәгънәле, әһәмиятле эшләрендә уңышлар телибез! Дәвамлы булсын!
183
просмотров
565
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @safradio

Все посты канала →