187просмотров
20.5%от подписчиков
16 марта 2026 г.
Score: 206
«Әкият» курчак театрында:
🎎 «Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+), 17 март, 15:00; 21 март, 09:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 «Су анасы» музыкаль спектакле (0+), 22 март, 12:00, 14:00; БИЛЕТЛАР. Спортның су төрләре сараенда 🏊🏻♀️ 17-20 март көннәрендә суга сикерү буенча бөтенроссия ярышлары булачак. Ачылыш тантанасы – 17 март, 15:00; ярышлар көн дә 9:00 башлана. Керү түләүсез. ТУЛЫРАК. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 🎼 композитор, мультиинструменталист, баш дирижер Ильяс Камалның «Күңел кыллары» концерты (6+). Күпләргә таныш булган музыка уен кораллары – виолончель һәм скрипка белән беррәттән, сирәк яңгырый торган кылкубыз, морин хуур, игиль һәм башка уен коралларын ишетә алачаксыз. 18 март, 19:00; БИЛЕТЛАР. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 Кол Гали поэмасына нигезләнгән «Йосыф» музыкаль-пластик спектакле (16+), 19 март, 18:30; БИЛЕТЛАР;
🎭 Гаяз Исхакый хикәясе буенча куелган «Кәҗүл читек» спектакле (6+), 20 март, 17:00, БИЛЕТЛАР;
🎭 Г.Исхакыйның биш әсәрен үз эченә алган «Сөннәтче бабай» спектакле (16+), 21 март, 17:00; БИЛЕТЛАР;
🎭 «Гөлчәчәк» татар халык әкияте: гүзәл кыз һәм коточкыч убырлы, сихри агач һәм серле күл... (12+). 22 март, 17:00, БИЛЕТЛАР. Иске Татар бистәсендә 🌙 изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан зур бәйрәм – Рамазан-Фест (0+). Мультиформатта үткәрелә торган гаилә фестивалендә: кызыклы программалы төп сәхнә һәм балалар сәхнәсе; 100дән артык сәүдә ноктасы; балалар өчен 40тан артык остаханә; интерактив зоналар; актив уеннар, аниматорлар; сюрприз-бүләкләр һ.б. 20 март, 13:00. Керү ирекле. ТУЛЫРАК. Казан ипподромы территориясендә 🌞 Республика Нәүрүз бәйрәме узачак. Программада: интерактив мәйданчыклар, ярминкә, концерт, конкурслар; милли костюмнарда яки татар флаглары белән килүчеләргә бүләкләр.
21 март, 11:00-15:00, керү ирекле. В.И.Качалов исемендәге Казан Академия Рус Зур Драма Театрында 🎭 Марк Твенның «Приключения Тома Сойера и Гекльберри Финна» мюзиклы (6+), 22 март, 11:00, БИЛЕТЛАР. Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 рәссам һәм педагог Рушания Зиннәтова белән иҗади очрашу (6+). Программада: авторның «Гир-Лили һәм аның дуслары» китабын тәкъдим итү, балалар өчен рәсем ясау буенча остаханә. 22 март, 13:30; ТЕРКӘЛҮ.