92просмотров
10.1%от подписчиков
23 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 101
Хәерле көн, дуслар!🤗 Яңа атнага аяк бастык, димәк, «Саф» радиобыз каналында «Барабыз» сәхифәсе💃🏻 27 март – Халыкара театр көне, шул уңайдан күп урыннарда кызыклы программа, акция-ташламалар каралган, кызыксындырган театрыгызның рәсми сайтына кереп таныша аласыз. Түләүсез чараларга урыннар саны чикле, язылып калырга ашыгыгыз🎭 Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 «СӘЛАМ, АКТӘПИ!» спектакле (3+), 24 март, 13:00; БИЛЕТЛАР;
🎭 Ә.Фәйзинең «Аучы Мәргән белән Болан кыз» әкиятенә нигезләнгән «Куркак Батыр» спектакле (12+), 26 март, 18:30, БИЛЕТЛАР;
🎭 «Театр төне… Әкияти кич» (12+). Программада: артистлар белән очрашу, фотозоналар, остахәнәләр, интерактив уеннар һ.б. 27 март, 21:00, теркәлү өчен СЫЛТАМА. Татарстан Республикасының Милли музеенда:
🖼️«Хранитель тайн: озеро Кабан» күргәзмәсе ачылышы. 24 март, 15:00. Керү ирекле. ТУЛЫРАК.
🎼 Мәдәни күчеш чоры буларак язгы календарь циклына багышланган лекция-концерт. 27 март, 16:00. ТУЛЫРАК.