162просмотров
17.8%от подписчиков
16 марта 2026 г.
question📷 ФотоScore: 178
Хәерле иртәләр, дуслар!🤗 Сагынып көткән яз да килде!☀️ Ямьле язгы көннәрдә кайларга барабыз? Атналык афишабызга күз салыйк📌 Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында:
🎶 «Театр & Музыка. Салих Сәйдәшев» концерты (6+), 16 март, 19:00; БИЛЕТЛАР;
🎭 «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле (6+), 22 март, 11:00, 14:00; БИЛЕТЛАР;
🎵 Нәниләр өчен «БӘБИ-КОНЦЕРТ» (0+), 22 март, 11:30; БИЛЕТЛАР. Татарстан Республикасының Милли музеенда 16-27 март көннәрендә 🌞 Нәүрүзгә багышланган 2 программа:
1. «Нәүрүз бәйрәме» театральләштерелгән чарасы: Идел буе халыкларының язгы бәйрәмнәре буйлап сәяхәт; квестлар һәм башваткычлар; интерактив уеннар; музейның уникаль экспонатлары белән танышу һ.б. (6+).
2. «Нәүрүз геройлары» детективы: борынгы традицияләр буенча квест; табышмаклар һәм башваткычлар; Нәүрүз бәйрәме персонажлары белән очрашу; төрле халыклар мәдәнияте белән танышу (14+).
Чаралар төркемнәр өчен оештырыла. Үткәрү вакытлары: 10:00, 12:00, 14:00. ТУЛЫРАК.