68просмотров
28.7%от подписчиков
15 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 75
«Бер көн — бер манара» акциясенең чираттагы мәчете 🤍 «Нурлы ислам» проекты кысаларында Кайбыч районы Шүширмә авылы мәчетенең манарасына архитектур яктырту урнаштырылды. Монтаж эшләре безнең команда тарафыннан башкарылды. Хәзер манара кичке вакытта нурга төрелә. Безнең максат — авыл мәчетләренә игътибарны арттыру, аларны тагын да күркәмрәк һәм нурлы итү. Көн артлы көн без сезнең ярдәм белән нур таратабыз.
Ярдәм иткән, теләктәшлек күрсәткән һәм дога кылган һәркемгә ихлас рәхмәт. Бер көн — бер манара.
Нур тарала, авылларыбыз яктыра. 🤲