142просмотров
59.9%от подписчиков
19 февраля 2026 г.
🎬 ВидеоScore: 156
Бүген безнең өчен истәлекле көн 🤍 «Бер көн — бер манара» акциясенең беренче көне уңышлы тәмамланды! Бу изге гамәл Нурлы ислам проекты кысаларында тормышка ашырыла. Беренче көндә үк Сарман районының Иске Имән авылындагы мәчет манарасы нурга төрелде. Авыл өстендә янган яктылык — ул гади ут кына түгел. Ул — өмет, бердәмлек һәм иман нуры. Бу эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт: ярдәм иткәннәргә, дога кылганнарга, ышаныч белдергәннәргә. Бергә булганда без күбрәк эшли алабыз. Алда тагын яңа манаралар, яңа авыллар, яңа нурлар көтә.
Бер көн — бер манара. Бер адым — зур үзгәреш. Раббыбыз бу гамәлләребезне кабул итсен 🤲