168просмотров
70.9%от подписчиков
22 февраля 2026 г.
🎬 ВидеоScore: 185
Бүген — «Бер көн — бер манара» акциясенең чираттагы көне 🤍 "Нурлы ислам" проекты кысаларында Сарман районы Яңа Әхмәт авылы мәчетенең манарасы нурга төрелде. Тагын бер авыл яктырак булды. Кичке күктә балкыган манара — ул иман нуры, гореф-гадәтләребезнең дәвамы һәм авыл халкының бердәмлеге символы. Бу гади яктырту гына түгел, бу — күңел җылысы һәм изге ният нәтиҗәсе. Көн артлы көн без нур таратабыз.
Ярдәм иткән, теләктәшлек күрсәткән һәм дога кылган һәркемгә зур рәхмәт. Бер көн — бер манара.
Авылларыбызда нур арта бара. 🤲