5.1Kпросмотров
16.6%от подписчиков
23 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 5.6K
Тыныч тормыш кадерен беләсең, Тынычлыгың әгәр югалса. Якыннарың, илең, үзең имин – Шуннан да зур бәхет юк ласа! Бер дә юкка иң якын кешенең Төшерәбез бик еш күңелен. Тик югалткач кына аңлыйбызмы Башка берәү кирәк түгелен... Язмышларга бик еш сылтасак та, Үзебездән тора күп нәрсә. Кеше булыйк – мәрхәмәтен безгә Салыр дөнья, Аллаһ теләсә... ©Физәлия Дәүләтгәрәева