8.0Kпросмотров
26.1%от подписчиков
19 марта 2026 г.
stats📷 ФотоScore: 8.8K
1 стакан җылы сөт 2 аш калагы шикәр комы 1,5 чәй калагы чүпрә 6 аш калагы он салып әчетергә куйдым.)опара) Кабарып менгәч саласың: 50 гр эретелгән май маргарин яки ак май 3 аш калагы көнбагыш мае 2 йомырка 1 чәй калагы тулар тулмас тоз 3 аш калагы шикәр комы якынча 3 стакан тирәсе он салып камыр басабыз. Җылы урынга куябыз кабарырга. Кабарып менгәч камыр,камырдан тигез итеп түгәрәкләр,шарлар итеп ясыйбыз да,майланган табага яки пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбез,араларын кушып бетермичә(кабарырга урын калдырып).Тагы бер 20 минут тирәсе табада кабартабыз,тугыланган йомырка белән майлыйбыз,өстенә умач уып сибәбез. Умач ясала:1 аш калагы шикәр комы,2 аш калагы он,бер аш калагы тулар тулмас ак май. Пешерәбез. Тәмле булсын!
©Марьям Миннегулова