10.7Kпросмотров
34.8%от подписчиков
15 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 11.8K
Рулет рецепты. Камыр өчен: - 4 йомырка - 100 гр шикәр комы(песок) - 100 гр он. - 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч(разрыхлитель) - 2 аш кашыгы көнбагыш мае - 2 аш кашыгы кайнар су. Йомыркага шикәр комы салып миксер белән күпертәбез.Йомырка ак төскә кергәнче.Камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) белән онны бергә бутап, йомыркага салып акырын гына болгатабыз, астан өскә таба.Соңыннан, май белән кайнар суны салып болгатабыз да, пергамент җәелгән табага салабыз.180-200 градуста пешерәбез.Тиз пешә, 10-12 минутта.Духовкага да карый,озак яки тиз дә пешәргә мөмкин. Духовкадан алгач, пергаментын алып, икенче пергаментка төрәм.Шулай ук тастымалга төреп куябыз.Бисквит суынсын өчен.Ул арада крем ясыйбыз. Крем өчен: 200 гр сливки 33% 150 гр творожный сыр 70 гр сахарная пудра. Барысын бергә миксер белән болгатабыз.Бертөрле масса барлыкка килгәнче. Суынган бисквитка кремны ягып, рулетны төреп суыткычка куябыз.Үзегез теләгәнчә бизи аласыз.Чәйләрегез тәмле булсын! ©Айзиля Рахматуллина
10.7K
просмотров
989
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @kirakle_torkem

Все посты канала →
Рулет рецепты. Камыр өчен: - 4 йомырка - 100 гр шикәр комы(п — @kirakle_torkem | PostSniper