5.6Kпросмотров
18.2%от подписчиков
21 марта 2026 г.
Score: 6.1K
Тормыш авыр диеп зарланабыз,
Чын микән соң, әйткән сүзебез?
Булган саен, күбрәк кирәк безгә,
"Авыр" микән әллә үзебез? Хәтерлим мин, кышын безгә җыелып,
Кич утыра иде әбиләр,
Яшь чакларын сагынып сөйләшәләр,
Оек- бияләйләр бәйлиләр. Зарланмыйлар, киресенчә, - көлеп,
Үткәннәрен искә алалар,
Бигерәк сабыр булган алар,
Сугыш чорындагы балалар. Ә мин тыңлап, гаҗәпләнәм,
Сагынырлык, нәрсә күргәннәр?
Бер киемгә унбиш ямау салып,
Тишек чабатадан йөргәннәр. Эшнең дә бит булган иң авыры,
Көннәр буе урман кискәннәр,
Тамак туйдырырлык ризык та юк,
Алабута ашап үскәннәр. Чын мәгънәсендә авыр тормышны,
Ачлыгын да бик күп күргәннәр,
Тик шулай да зарланмыйча,
Шөкер итеп, яши белгәннәр. Хәзер инде ул әбиләр кебек,
Сабыр кешеләр дә сирәктер,
Тормыш ямен күрер өчен, безгә,
Зарланмаска гына кирәктер. ©Азим Мухетдинов