К
Казан утлары
@kazan_utlari857 подп.
49просмотров
5.7%от подписчиков
30 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 54
Саубуллашып, чыгып китә дуслар Төбенәчә ачык ишектән. Төн пәрдәсен йомшак тибрәндереп Сулыш алуларын ишетәм. Ераклаша аяк тавышлары, Китеп югалалар... Юллар тын. Китеп югалалар... Бик күпләре Кошлар булып оча югартын. Күк гөмбәзен ярып оча алар, Учка куна ап-ак каурыйлар. Ак нур булып күзгә тула алар, Җилләр булып чәчем тарыйлар. Изрәп ятам, җил сулышын тоеп, Кояш туып килгән бер мәлдә. Күкрәгемдә бер кош бәргәләнә, Канат җилпер җире тар мәллә? ✍️ Рәшит Бәшәр
49
просмотров
464
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @kazan_utlari

Все посты канала →
Саубуллашып, чыгып китә дуслар Төбенәчә ачык ишектән. Төн пә — @kazan_utlari | PostSniper