53просмотров
6.2%от подписчиков
30 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 58
Тормыш булгач, бардыр синең ялгышканың.
Үкенечтән сарыларга сабышканың.
Уза бар да, вакытлыча, чүбек кенә!
Кала җанда иптәш булып өмет кенә! Бардыр синең аптыраудан өзелгәнең
Көткән чакта бетеп сабыр-түземнәрең.
Вакытлыча, кара бары көлеп кенә!
Исән кала тик кояшлы өмет кенә! Бардыр синең кадерлеңне югалтканың?!
Алтын түгел алтын диеп бар тапканың!
Вакытлыча дөнья малы күбек кенә!
Югалмасын тик күңелдә өмет кенә! ✍️ Гөлнур Айзат