57просмотров
6.7%от подписчиков
30 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 63
– Мәдинә тавында яшьләр вәгъдәләшсәләр, гомер буе бергә булалар, дигән идең бит. – Ул бит, кызым, халык уйлап чыгарган бер матур әкият кенә. Тормыш үзенчә бара. Менә бүген дә, хастаханәдән чыккач күрешербез, дип сөйләшкән идек тә, насыйп булмады, тагын китеп барган. – Син аны һаман яратасыңмы? – дип, Гөлшат Наилә апасының каршысына ук килеп утырды. – Әй, кызым, безнең яшьтә нинди ярату булсын? Ничә еллардан соң очрашкач, яшьлек искә төшеп китте. Тагын бер тапкыр күрешеп, сөйләшеп утырасы килгән иде, ләкин барып чыкмады. 🔗https://kazanutlary.ru/news/yana-isemner/mdin-tavy-dvamy-7