82просмотров
5.8%от подписчиков
30 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 90
#безгә_язалар
Аксубай Үзәк мәчетендә балалар өчен бәйрәм оештырылды.
Бу матур чара балаларның язгы каникул көннәренә туры китереп үткәрелде. Бәйрәм район мөхтәсибәте тарафыннан бер төркем мөслимә апалар ярдәме белән оештырылды.
Мәчет балалар тавышыннан гөж килеп торды. Район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов һәм район Үзәк мәчете имам-хатыйбы Шакирҗан хәзрәт Сыраев балаларга дин нигезләре, ислам динендәге мөһим бәйрәмнәр, йолалар һәм гореф-гадәтләр турында сөйләде.
Бәйрәм төрледән-төрле уеннар белән дәвам итте. Балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнап, бер-берсе белән көч сынашты, үзләре белгән дога-сүрәләрне укып күрсәтте. Бергәләп, тәмле-тәмле ризыклардан авыз итеп, чәй эчте. Бәйрәмнән балалар онытылмаслык хис-кичерешләр алып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, күтәренке күңел белән китте.
Район Үзәк мәчете бу изге эштә катнашкан мөслимә хатын-кызларга олы рәхмәтләрен җиткерә.