Д
Диния Нәзарәте
@dumrt_tatar1.4K подп.
132просмотров
9.3%от подписчиков
26 марта 2026 г.
Score: 145
🌟“Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүчегә хаҗга сертификат тапшырылды!    🎉Бүген 2026нчы елның елның Рамазан ае барышында җәмәгать урыннарын иң матур тышкы бизәү буенча бәйгедә җиңүчене игълан иттек.   ☪Быел барлыгы 52 бина көч сынашты – нәкъ менә шуның кадәр урын Рамазан аена бизәлде! Алар арасында 22 шәхси йорт, 18 мәчет, 6 ислам белем бирү учреждениесе, шулай ук 7 кибет һәм кафе бар. Бу башлангыч республика халкында зур кызыксыну уятты!   🌙Җиңүче булып Кукмара районы Зур Сәрдек авылыннан Ишмөхәммәтовлар гаиләсе танылды – алар үзләренең шәхси йортларын һәм әйләнә-тирәне бизәде. Тәбриклибез!   ✅Алар әзерләгән “Рамазан рәхмәт ае” һәм “Рамазан мөбарәк” дигән зур язулар ерактан игътибарны җәлеп итә һәм күз явын ала.   📿Мөфти Камил хәзрәт җиңүчеләрне котлады һәм бәйгедә катнашулары өчен рәхмәт белдерде:   “Күпләр, үз эшләрен конкурска җибәрмәсәләр дә, урамнарны һәм биналарны Рамазан аена бизәп куя. Бу исә әлеге башлангычның хуплау табуын һәм ихтыяҗ булуын күрсәтә. Биналарны һәм урамнарны Рамазан ае хөрмәтенә бизәп, без кешеләргә бу айның бөеклеген күрсәтәбез. Раббыбыз разый булсын! Бу башлангыч дәвам итсен”.   🕋Ишмөхәммәтовлар гаиләсенә төп бүләк – “ДУМ РТ Хаҗ” операторыннан хаҗ юлламасы сертификаты тапшырылды!
132
просмотров
1282
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @dumrt_tatar

Все посты канала →
🌟“Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүчегә хаҗга сертификат тапшы — @dumrt_tatar | PostSniper