178просмотров
12.5%от подписчиков
26 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 196
☪️Бүген Нәзарәттә Казан имамнары катнашында Корбан бәйрәмен уздыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. 📝Киңәшмә эшендә Казан шәһәре Башкарма комитеты, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм гаетне югары дәрәҗәдә уздыруга җәлеп ителгән башка оешма җитәкчеләре катнашты. ✍Көн тәртибенә Корбан бәйрәмен уздыруга кагылышлы мөһим мәсьәләләр чыгарылды🐏:
📍республикабызга корбанлыклар кертү кагыйдәләре;
📍корбан чалучыларның эшен оештыру;
📍корбан чалу эшләре башкарыла торган мәйданчыкларны дөрес куллану;
📍бәйрәм вакытында тәртип саклау өчен җаваплы хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлек итү;
📍биокалдыкларны җыеп эшкәртү һ.б. 🌙Быел Корбан бәйрәме 27нче майда билгеләп үтелә. ❗️Терлекләрне кертүгә карата төп таләпләр белән биредә танышырга мөмкин.