78просмотров
3.2%от подписчиков
30 марта 2026 г.
Score: 86
🇰🇿Быел Казакъстанның Кызылъяр (Петропавловски) шәһәрендә шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак Һәйкәл ачылышы Тукай тууының 140 еллыгына багышлана. БИЗНЕС Online язуынча, шул ук вакытта Кызылъярда Qyzyljar Sabantui – 2026 чарасы да узачак. Сабантуй уздыру 25-26 июньгә планлаштырылган. Ул көнне һәйкәл ачылудан тыш, Кызылъярда милли уеннар, күргәзмәләр, җырлы-биюле тамашалар, милли ашлар фестивале көтелә. Чараларда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип фаразлана. 🟢Кызылъяр шәһәрендә 20 меңләп татар яши. Заманында ата-бабалары төзеткән мәчетне берничә ел элек Казакъстан диния нәзарәтенә бирүне татарлар рәнҗү белән кабул иткән иде. “Безнең Дин-Мөхәммәт мәчетендә татар теленә, гарәп теленә өйрәтү алып барыла. Тагын Кызылъярда “Дуслык” татар-башкорт сәнгать үзәге милли мәдәнияткә өйрәтү эшен алып бара. Татар телен Дин-Мөхәммәт мәчетендә дә, "Дуслык"та да өйрәтәләр. Өйрәнергә теләүчеләр булганда татар теле курслары оештырыла”, дип сөйләгән иде элек Азатлык Радиосына татар оешмасы җитәкчесе Артур Тимерҗанов. @azatliqradiosi