192просмотров
7.8%от подписчиков
29 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 211
Alima Academy онлайн татар мәктәбе Рамазан ае тәмамлану уңаеннан онлайн форматта татар ашы оештырды. Мәктәптә укучы балаларның һәркайсы үз өендә компьютер каршына милли ризыклар белән әзерләнгән чәй өстәле янына җыелды. Кемдер пәрәмәч, кемдер коймак, кемдер өчпочмак пешергән. Һәркемнең өстәле бәйрәмчә бизәлгән иде. Укучылар Рамазан ае турында сөйләште, өйрәнгән догаларын укыды, шигырьләр сөйләде. Ә остазлар балалар өчен "Кәҗүл читек" спектаклен әзерләгән иде — алар аны онлайн форматта сәхнәләштереп күрсәтте Чара аш мәҗлесе генә түгел, ә милли гореф-гадәтләр белән якыннан танышу мөмкинлеге дә булды. Балалар Татарстаннан читтә яшәү сәбәпле, татар ашы һәм мәҗлес традицияләрен һәрвакыт белеп бетерми. Шуңа күрә мондый чаралар аша бу гореф-гадәтләрне күрсәтү һәм саклау аеруча мөһим. Бу хакта Азатлык Радиосына 2018 елда онлайн татар теле мәктәбен оештырып җибәргән Канадада яшәүче Алимә Сәләхетдинова сөйләгән иде. 📷Alima Academy Instagram бите @azatliqradiosi
192
просмотров
972
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @azatliqradiosi

Все посты канала →
Alima Academy онлайн татар мәктәбе Рамазан ае тәмамлану уңае — @azatliqradiosi | PostSniper