135просмотров
5.5%от подписчиков
30 марта 2026 г.
Score: 149
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Таганрогта бер кеше һәлак булган, сигез кеше яраланган. Бу хакта Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слюсарь хәбәр итте. Берничә йорт, мәктәп бинасы һәм ун машина зыян күргән. Краснодарда дрон күп катлы йортка эләккән, өч кеше җәрәхәтләнгән дип белдерделәр җирле оператив штабта. 🔸Кичә Мәскәүдә Сазлык мәйданында тоткарланучылар саны 14кә җитте дип хәбәр итә "ОВД-Инфо". Берничә кешене төнгегә полициядә калдырганнар. Шулай ук Петербурда һәм Калугада да Интернетны томалауга каршы чарада икешәр кеше, бер кеше Воронежда тоткарланган. Тоткарланучылар арасында дүртесе балигъ булмаган балалар. 🔸Пакыстан эчке эшләр министрлыгы башлыгы якын көннәрдә Исламабадта АКШ һәм Иран сөйләшүләре узу мөмкинлеге турында белдерде. 🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгәч, төнлә һава аланнары ябылып торды. Казан һәм Бөгелмә аэропортлары 4.40 сәгатьтән эшләмәде. Хәзер чикләүләр алынды. Уфа һава аланы да эшли башлады. Ябылып тору сәбәпле, һава аланнарында дистәдән артык очышлар тоткарлана. 🔸Башкортстан халыкның хезмәт хаклары һәм керемнәре дәрәҗәсендә Русиядә 43нче урыннан 56нчы урынга төшкән. Бу хакта "Открытая политика" телеграм-каналы яза. @azatliqradiosi