Ш
Шайхин Шәйхин
@ashaikhin517 подп.
546просмотров
2 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 601
Йорт һәм аның әһелләре турында рәссам һәм дизайнер Ләйсән Шәрәпова белән берлектә әзерләгән китап дөнья күрде, Аллаһка шөкер. Күңелемне җылыга төргән үзенчәлеге шул: йортыбызда яшәгән бихисап кешеләрнең шактыен бу китапта искә алдык, иң мөһиме — музейны булдырган, саклаган, яшәткән төрле чор шәхесләрен барладык. Төрле сәбәпләр белән әлегә китапка керми калган фамилияләр дә бар, киләчәктә алар да кабат һәм кабат яд ителер дип өметләнәм. Казанның һәр бинасы, йорты турында китаплар язып буладыр — нинди генә тарихлар булмаган, кемнәр генә яшәмәгән шәһәребездә. «Островский, 15» тә төрле дәвер балаларына ышанычлы терәк, өмет учагы булган. Киләчәктә дә шулай булсын иде! Бу китап дизайнер, рәссам-иллюстратор, КФУ мөгаллимәсе Гүзәл Гарипованың тырышлыгы, үҗәтлеге, Ләйсәнне һәм мине селкетеп, юнәлтеп торуыннан башка мөмкин булмас иде. «Үз телем» грантларыннан башка татарча китап шулай тиз басылып чыга алмас иде. Милли музей җитәкчелегенең хәерхаһлыгыннан башка ул туа алмас иде. Барчасына Аллаһның рәхмәте яусын! Ә инде Шәриф Камалның кызы, кадерле Зәйнәп апаның дәфтәре, хатирәләре, аның гомерлек хезмәтеннән башка музей да, китап та, ядкярләр дә булмас-сакланмас иде. Рәхмәт, Зәйнәп Шәрифовна, урының җәннәттә булсын! 4 март, 15:00 сәгатьтә бу китапны һәм музейда эшли башлаган яңа күргәзмәне тәкъдим итәбез. Барыгызны да көтәм!
546
просмотров
1338
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @ashaikhin

Все посты канала →
Йорт һәм аның әһелләре турында рәссам һәм дизайнер Ләйсән Шә — @ashaikhin | PostSniper