Ш
Шайхин Шәйхин
@ashaikhin517 подп.
524просмотров
5 февраля 2026 г.
Score: 576
Александр Ключарев & Мөхәммәт Садри тандемыннан туган «Иделгә карап» җырын елга бер тыңлау гадәте бар. Ә менә бу язмада Усман Әлмиевнең бу җырны никадәр эмоциональ итеп башкарганын ишетә-күрә аласыз. Усман аганың бай архивының бер өлеше хәзерге вакытта безнең музейда (Шәриф Камаллар йортында). Ул әле «сакланмый», ә «туплана»: материалларны эшкәртү, тасвирламасын төзү, экспертлар комиссиясе карамагына тапшыру өчен әзерләү эше бара. Аны җаны-тәне белән бирелеп Гөлназ Рәшит кызы Җиһангирова эшли, вакыт-вакыт минем студентлар да ярдәм итә (бөтен әйберне сканлап та куябыз). Ә ул архивта нинди генә хәзинәләр юк! Бөтен татар театр һәм музыка сәнгатенең елъязмасы диярсең. Шул хәзинәне тиешле рәвештә саклауга алып, сезгә дә җиткерергә насыйп булсын.
524
просмотров
751
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @ashaikhin

Все посты канала →
Александр Ключарев & Мөхәммәт Садри тандемыннан туган «Иделг — @ashaikhin | PostSniper