88просмотров
2.6%от подписчиков
30 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 97
Биеш авылында волонтерлык хәрәкәте киң колач ала. Җирле активистлар тарафыннан маскировка челтәрләре үрелә, чәйләр тутырыла, коры армия душлары әзерләнә. Авыл җирлеге сәркатибе Венера Кортовенко җитәкчелегендә бүгенгә кадәр махсус хәрби операция зонасына 39 маскировка челтәре озатылган.
Үз вакытларын кызганмыйча, көн саен ярдәмгә килүче Биеш авылы һәм Свияжский бистәсе волонтерларын хөрмәтләү максатыннан, 27нче мартта Биеш күпфункцияле үзәгендә очрашу уздырылды. Чара барышында Биеш урта мәктәбе укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Бәйрәм кысаларында һәр волонтерга авыл җирлеге башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Очрашуның икенче өлеше җылы мохиттә - чәй табыны артында дәвам итте. Ул уеннар, җырлар һәм аралашу белән үрелеп барды.
Бу хакта Биеш авылы китапханәчесе Лилия Тумакова хәбәр итте.