212просмотров
6.2%от подписчиков
30 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 233
“Әлеге фестиваль – чын сәнгать, яз һәм бердәмлек бәйрәме": Апас районындагы “Созвездие - Йолдызлык-2026” фестиваленең зона этабы 1700дән артык катнашучыны берләштерде. Фестиваль быел Россия халыкларының бердәмлеге һәм Хәрби хезмәт батырлыгы елына багышланды. Апас районында “Созвездие - Йолдызлык-2026” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Ике көн дәвам иткән сайлап алу турларында сәләтле балалар һәм яшьләр сәхнә тотып, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте. Барлыгы 237 иҗади чыгыш тәкъдим ителде.