А
Апастово новости📝
@apastovonovosti3.4K подп.
180просмотров
5.3%от подписчиков
30 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 198
Апас районында узган фестивальнең зона этабында районыбызның яшь йолдызчыклары да җиңү яулады. Апаста “Созвездие-Йолдызлык“ фестиваленең зона этабы тәмам. Әлеге өлешендә районыбызның яшь йолдызчыклары да жюри тарафынннан югары бәяләнеп, бүләкләр алдылар. Мария һәм Александра Грязнова, Ралина Биктаһирова, Әнисә Җәләлова, Азалия Заһидуллина, “Яктылык” хореография коллективы махсус призларга лаек булдылар. Дилә Галләмова (“Конферанс”), Рияз Фәхретдинов (“Вокал-соло”), Сәид Ихсанов (“Вокал-соло”) өченче урынны алдылар. Данис Сәлимов (“Конферанс”), Гадел Гатауллин (“Конферанс”), Әминә Нуриева (“Вокал-соло”), “Хыял” бию төркеме (“Хореография”) икенче урыннарны яуладылар. Энҗе Шәйхиева (“Вокал-соло”), “Радость” (“Вокал ансамбль”), “Ритм” (“Хореография”), Мәликә Нуруллина (“Конферанс”), Зилә Садыйкова (“Конферанс”) беренче урынга ия булдылар.
180
просмотров
851
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @apastovonovosti

Все посты канала →
Апас районында узган фестивальнең зона этабында районыбызның — @apastovonovosti | PostSniper