157просмотров
9.5%от подписчиков
30 марта 2026 г.
stats📷 ФотоScore: 173
6нчы А сыйныфы командасын һәм аларның әти-әниләрен «Тату сыйныф серләре» бәйгесенең ярымфиналында җиңүләре белән котлыйбыз! 27нче март көнне Казан шәһәрендә Республиканың төрле районнарыннан 19 команда “Тату сыйныф серләре" бәйгесенә җыелды. Безнең районны Гимназиябезнең 6а сыйныфыннан 6 әти-әни һәм 6 укучы яклады. Өч ай дәвамында әлеге команда көн саен репетицияләргә җыелып, нигезләмәдә күрсәтелгән “Визитка”, “Проект яклау”, “Халыклар бердәмлеге елына багышланган иҗат номеры” на әзерләнделәр. Бик күп реквизитлар, киемнәр, иҗади эзләнүләр, проект өстендә эшләү нәтиҗәсендә команда 2 урынга лаеклы булды. Команданы әзерләүдә Гимназиянең педагог организаторлары, советниклары, тәрбия эше буенча директор урынбасары күп көч куйдылар. Хәзер алда — финал! Әлеге командага алга таба да зур уңышлар телибез!