4.5Kпросмотров
25 февраля 2026 г.
📷 ФотоScore: 5.0K
Дару үләне тузганак🌼 ✨ Фурункулез, экзема һәм тире бетчәләре булганда
2 аш кашыгы вакланган тузганак тамырын 1,5 стакан суга салыгыз. Әкрен утта 15 минут кайнатыгыз. 1 сәгать төнәтегез. Сөзегез һәм көненә 2-3 тапкыр шуның белән юыгыз. ✨ Артрит булганда
Бер чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын һәм үләнен бер стакан кайнар суга салыгыз. 10 минут кайнатыгыз, 2 сәгать төнәтегез, сөзегез. Көненә 3-4 тапкыр 1/4 стакан эчегез. ✨ Холестерин дәрәҗәсен киметү өчен
Тузганак тамырларын порошок рәвешенә китереп ваклагыз һәм ашарга ярты сәгать кала көненә 3 тапкыр 1/2 чәй кашыгы кабул итегез. Бал белән кушып кабарга да яки порошокны бал кушылган суга салып эчәргә мөмкин. https://t.me/travalekar