T
Telegram татарча
@tgtatar167 подп.
1.5Kпросмотров
31 октября 2025 г.
📷 ФотоScore: 1.6K
Аккаунтсыз калмас өчен, Telegram'ыгызга электрон почтагызны бәйләгез! ⚠️ Сүз башы: Россиядә Telegram'ның авторизация коды булган SMS'лары килми башлады. Профильләрегезгә керә алу мөмкинлеген югалтмас өчен, аккаунтларыгызга электрон почтагызны бәйләргә һәм берничә актив сеанс булдырырга (ягъни аккаунтка берничә җайланмадан кереп куярга) катгый киңәш итәбез. Бу очракта керү кодлары сезнең башка җайланмаларыгызга яки сез күрсәткән почта адресына килә алачак. Россия номерлы кулланучыларның Көйләүләр > Шәхсилек һәм иминлек бүлегендә «Керү почтасы» дигән пункт барлыкка килгән. Хәзерге вакытта аның турында "REQUIRED" (тат. таләп ителә) дигән язу тора. Элегрәк «Код Дурова» Россиянең кәрәзле элемтә операторларына Telegram һәм WhatsApp тарафыннан кулланучыларга SMS белән шалтыратулар җибәрүне туктатырга кушылуы турында хәбәр итте. Әлегә чикләүләр барлык номерлар өчен дә эшләми, шуңа техник яктан SMS белән шалтыратулар кайбер телефон номерларына һаман да килергә мөмкин. Шулай итеп, Telegram Россиядәге кулланучылары кушымтага керә алсын өчен SMS белән шалтыратуларга бәйле булмаган альтернатив вариант бирә булса кирәк. Электрон почтаны керү ысулы буларак күрсәткән очракта, SMS'тагы раслау кодын язу бүтән таләп ителми. Бу постның оригиналы: https://t.me/tginfo/4347
1.5K
просмотров
1292
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @tgtatar

Все посты канала →
Аккаунтсыз калмас өчен, Telegram'ыгызга электрон почтагызны — @tgtatar | PostSniper