2.1Kпросмотров
1 сентября 2025 г.
statsScore: 2.3K
Android өчен Telegram'ның 12.0 версиясе чыкты Бу айдагы соңгы яңалыклар турында сөйләп китәбез: • Профиль сәхифәсе яңартылды: Android кушымтасында кулланучы, төркем һәм канал профильләренең тышкы күренеше яңартылды. Хәзер яңа сәхифәләр Telegram'ның iOS версиясендәгеләрен хәтерләтәләр. • Профильгә музыка өстәлде: Сез теләсә кайсы әңгәмәдәге җырны эчке плеердагы бер төймә ярдәмендә үзегезнең профилегезгә өсти аласыз. Профильгә саклаганнан соң, треклар фотогыз астындагы панельдә барлыкка киләчәк. Ачык плейлистка кертелгән һәр аудиофайл да профилегезне караучы һәркемгә күренә. • Гадәттә ачыла торган профиль салынмасы: Кулланучы профилегезне ачканда аңа кайсы салынма беренче булып күренәчәген сайлау мөмкинлеге өстәлде. Бу функция шулай ук төркем белән каналларда да бар. Аны көйләү өчен, сез идарәче булырга һәм профиль мәгълүматын үзгәртә алу мөмкинлегенә ия булырга тиешсез. • Бүләкләргә нигезләнгән темалар: Уникаль бүләкләр нигезендә әңгәмәләр өчен дистәләгән яңа җанлы фоннар өстәлде. Аларны теләсә кайсы шәхси әңгәмәдә тема буларак урнаштырып була. Башка яңалыклардан: • @Stickers рәсми боты өчен мини кушымта тәкъдим ителде; • Башка кулланучыларның бүләкләрен яхшырту мөмкинлеге, • Коллекцион бүләкләрнең кыйммәтен ачыклау мөмкинлеге, • TON'ны хисабыгыздан Fragment аша чыгару (акчага әйләндерү) функциясе өстәлде. Мәкалә (инглиз телендә): https://telegram.org/blog/profile-music-gift-themes
Бу постның оригиналы: https://t.me/tginfo/4320