252просмотров
29 января 2024 г.
stats📷 ФотоScore: 277
«Татар хатын-кызлары» (12+) комикслар җыентыгың тәкъдим итү. Чакырабыз, килегез!
3 февраль, 15.00. Милли китапханә, күргәзмә залы. Регистрация. «Татар хатын-кызлары» - ул дүрт каһарман турында сөйләүче хикәяләр:
беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская; беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова; беренче татар хатын-кыз математик Сара Шакулова; беренче татар хатын-кыз пилот, Советлар Берлеге каһарманы Мәгубә Сыртланова. Текстлар - Рәдиф Кашапов. Рәссамнар: Наталья Якунина (Өфә), Юлия Галиәкбәрова (Казан), Руслан Ибраһимов (Казан), Арина Филиппова (Раменское). Проект җитәкчесе - Регина Гаязова. 3 февральдә китапны махсус бәядән сатып алырга булыр. Командабыз комиксны җитештерүе турында сөйләр. «Мастера» платформасы үзенең эшчәнлеге турында бәян итәчәк. Шулай ук без «Татар кызы каһарман була аламы?» исемле дискуссия оештырабыз. Игътибар: чара татар телендә барачак (аерым очракларда сөйләүчеләр русчага күчә ала).