Т
Тәбрис&Рәдиф
@tatmuz151 подп.
284просмотров
18 июня 2024 г.
Score: 312
Yummy Music лейблы тәкъдим итә: Радиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» фильмы. 21 июнь, 19.00. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, конференцияләр залы. Тизерны карыйк! https://www.youtube.com/watch?v=KMWIIiDwHsg&feature=youtu.be «Моң» сүзенең аңлатмалы сүзлектә биш мәгънәсе бар: кайгы, эчке халәт, көй ... Ләкин бу сүзне төгәл тәрҗемә итеп булмый. Бу безнеке, татарныкы. Озын көйләр, моңсу җырлар, хатирәләр... Бу бер үк вакытта шатлык та, кайгы да, хәзергесе дә, үткәне дә, әрнү дә, ләззәт тә. Моңны аңлатып буламы? Бу сорау белән без җырчыларга, тарихчыларга, тел белгечләренә, шагыйрьләргә, композиторларга мөрәҗәгать иттек һәм искиткеч нәтиҗәләргә килдек. Моң яшәячәк, ләкин аның өчен вакыт кирәк. Фильм белгечләре арасында: "Моң" буенча диссертациясе язган автор, консерватория ректоры, кылкубыз ясаучы оста, архитектор, төрки кулъязмаларны тикшерүче, хәтта Илһам Шакиров үзе. Фильм рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк. Теркәлү https://nbrt.timepad.ru/event/2930752/
284
просмотров
978
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @tatmuz

Все посты канала →
Yummy Music лейблы тәкъдим итә: Радиф Кашаповның «Моң. Аңлат — @tatmuz | PostSniper