488просмотров
25 декабря 2024 г.
📷 ФотоScore: 537
Карлар һәм таулар Ак каймактай акмыйлар шул,
Күктән карлар.
Үз көенә җайлап җиргә,
Төшә алар. Ак каймактай, югыйсә кар
Яуса, әгәр.
Тау ясавы булмас иде
Авыр, мәгәр. Ә дигәнче куяр идек
Өеп аны.
Берне түгел, әйе, әйе,
Сигез-унны! Ак каймактай акмыйлар шул,
Күктән карлар.
Күбәләкләп төшкәннәрдән,
Калка таулар. Люция Әблиева