Т
Татар авыллары
@tatderevnya222 подп.
600просмотров
31 декабря 2024 г.
📷 ФотоScore: 660
Гел яктыга гына омтыла, Керсез бит ул күңел дигәнең: Бүгенгесе булса болытлы, Иртәгесен кояш чыгар дип, Туар көннең көтә килгәнен. Гел биеккә генә омтыла, Бик хөр бит ул күңел дигәнең: Түбән төшсә бүген әгәр дә, Иртәгесен биек менәргә Туар көннең көтә килгәнен. Гел яхшыга гына омтыла, Оптимист ул күңел дигәнең: Җимерелсә дә бүген хыялы, Төзермен дип яңа дөньяны, Туар көннең көтә килгәнен. Хыялланыр өчен туктаусыз, Һаман шулай өмет итәргә - Ярый әле туар көннәр бар, Ярый әле килә Иртәгә!!! Фәнис Яруллин
600
просмотров
508
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @tatderevnya

Все посты канала →
Гел яктыга гына омтыла, Керсез бит ул күңел дигәнең: Бүгенге — @tatderevnya | PostSniper