Т
Татар ядкарьләре
@tatar_yadkarlare2.0K подп.
116просмотров
5.9%от подписчиков
29 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 128
"Бик яхшы әзерлекле, көчле бию техникасы һәм актер таланты булган биюче. Классик һәм милли репертуардан 30 дан артык төп партияне биеде. Татар театрына Россиянең башка театрларыннан әйдәүче бию осталарын чакырып, иҗади очрашулар үткәрүне гамәлгә кертте. Биюче гомер буе бер театрга тугрылыклы булды, аның сәхнәсендә онытылмаслык хатын-кыз образлары тудырды. Көчле, дәртле, ялкынлы мәхәббәтле, үзен кызганмаучы каһарман шәхесләрне уйнады: Одетта, Жизель, Никия, Джульетта. Милли репертуарның йөзек кашы булган Сөембикә, Зөһрә, Нижери - хатын-кызга хас йомшаклык, мөлаемлык үрнәге". Интернет чыганак. Ирина Хәкимова (Ирина Шәрифҗан кызы Хәкимова) – балет биючесе, мөгаллим, Тукай бүләге иясе (29.03.1951) #бу_көн_туган_көн
116
просмотров
724
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @tatar_yadkarlare

Все посты канала →
"Бик яхшы әзерлекле, көчле бию техникасы һәм актер таланты б — @tatar_yadkarlare | PostSniper