131просмотров
6.7%от подписчиков
28 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 144
Хөрмәтле язылучыларыбыз! Сезнең комментарийларыгыз, сезнең язган тарихларыгыз, истәлекләрегез безнең өчен бик мөһим. Халкыбыз җор телле, мәгънәле, мәнле икән дип без тагы бер кат инанабыз. Фольклор экспедицияләрендә дә ишетмәгән, күрмәгән мәгълүматны без кайвакыт сездән беләбез. Татар ядкәрләренә 5 яшь тулу уңаеннан без марафон үткәрергә булдык. ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәбездә әлеге язма астында (vk.ru/wall-56572466_52479) марафонда катнашырга теләк белдереп гариза калдырырга кирәк (Исем-фамилия, яшәгән урыныгыз, туган елыгыз, телефон номерыгызны калдыру сорала). Марафон барышында көн саен билгеләнгән темага фото-видеолар белән үз аккаунтларынгызда язма урнаштырып барырга кирәк. #Татар_ядкәрләренә5 хэштегын куллану мөһим! Сезнең аккаунт ачык булырга тиеш. Ядкәрләр марафонында 20 көн дәвамында катнашкан онлайн кулланучы –марафон финалисты, ә 21 көн дәвамында өзлексез катнашучы – марафон җиңүчесе булып санала, 15-19 көн дәвамында катнашучылар катнашучы статусында гына калалар. Татар телендә, татар клавиатурасы белән, иҗади якын килеп язылган язмалар аерым игътибарга лаек булачак.
Барлык катнашучыларга электрон сертификат җибәреләчәк. Марафон 01.04.2026 башлана! Җиңүчеләр Татар ядкәрләренә 5 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән түгәрәк өстәлдә катнашачак һәм истәлекле бүләкләр алачак. Сез безнең беләнме?