Т
Татар хәзрәтләре
@tatar_hazretleri464 подп.
396просмотров
85.3%от подписчиков
10 марта 2026 г.
Score: 436
📿КАДЕР КИЧЕНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ Рамазан аеның соңгы 10 көнлегендә бик кыйммәтле, мөкаддәс бер кичә бар – ул Кадер кичәсе. Бу изге кичәдә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Расүлүллаһ ﷺ хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган. Аллаһ Раббыбыз бу мөбарәк кичә турында Үзенең китабында болай дип әйтә: «Хакыйкать шулдыр ки, Без Аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух, Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр». 📖Коръән-и Кәрим 🔸«Кадер / Кадер Киче» сүрәсе Бу сүрәдә Аллаһы Тәгалә барыбызга Кадер кичәсенең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә. Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен, хәтта бер изге сүз булса да, Аллаһы Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирә. Әгәр Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне башка айларда, кичәләрдә кылсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмас идек. Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Безнең хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны Рамазан аеның 27-нче көненә каршы кич дип белдерәләр. Шулай ук төрки халыкларда киң таралган бер әйтемдә: "Һәр килгәнне Хозыр бел, һәр кичәне Кадер бел", - дип әйтелә. Ягъни бу сүзләрдән без шуны аңларга тиеш, Рамазан аеның соңгы 10 көнен булса да кичләрен без иренмичә, ялкауланмыйча гамәл-гыйбадәттә һәм догада үткәрергә тиеш булырбыз! #ураза #зикер #рамазан #тәравих #кадеркиче #кадеркичәсе Аллаһ Тәгалә безгә шушы мөбарәк булган кичәләрне уяу булып, гамәл-гыйбадәттә үткәрергә насыйп итсен! Аллаһы Җәллә Җәләлүһү тоткан уразаларыбызны, укылган намазларыбызны, кылган барлык изге гамәлләребезне кабул кылсын! Белеп һәм белмичә кылган хата, гөнаһ, кимчелек һәм ялгышлыкларыбызны гафу итсен!🤲🏽
396
просмотров
1810
символов
Да
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @tatar_hazretleri

Все посты канала →
📿КАДЕР КИЧЕНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ Рамазан аеның соңгы 10 көнлеген — @tatar_hazretleri | PostSniper