560просмотров
17 февраля 2026 г.
Score: 616
🗓️Рамазан аена бер көн калып бара ИншәәАллаһ, бер көннән соң Рамазан аеның беренче көненә керәбез. Ураза, сәхәр, ифтарларга әзерләнгән чакларыбыз булачак. Ләкин аннан да алдарак Рамазан аен безгә алып килүче беренче тәравих намазлары укылачак, димәк Рамазан ае ураза, сәхәр, һәм ифтар белән дә башланып китми, Рамазан ае тәравих намазы белән башланып китә. Шуңа күрә дә без моны истә тотып 18 февраль кичәсендә мәчетләргә җыелышырга онытмыйк. Мәчеткә килә алмаган кардәшләребез тәравих намазларын шулай ук ястү намазы белән витр намазы арасында укырлар. Тәравих намазы гадәттәгечә Рамазан аенда гына, ястү намазының сөннәте белән витр намазы арасында 20 рәкәгать итеп, укыла торган бер намаздыр. Аллаһы Тәгалә якынлашып килүче Рамазан айларын исән-сау килеш каршы алып, гамәл-гыйбадәттә, ураза һәм намазлар, зикер-тәсбих һәм сәдакалар белән нурландырып уздырырга насыйп итсен!