425просмотров
91.6%от подписчиков
2 марта 2026 г.
🎬 ВидеоScore: 468
Рамазанның беренче яртысында, тәравих намазында укыла торган зикр-тәсбих Субхәәнә зил-мүлки үәл-мәләкүүт. Субхәәнә зил-гиззәти үәл-гәзамәти үәл-кудрәти үәл-кибрийә’и үәл-җәбәруут. Субхәнәл-мәлики-хәййил-ләзи лә йәмүт. Суббухүн куддүүсүр-раббил-мәләә’икәти үәр-руух. Ләә иләәһә ил-ләллааһү нәстәгфирул-лааһ. нәс’әлүкәл-җәннәтә үә нәгүүзү бикә минән-наар. Мәгънәсе: Җирдәге һәм күктәге мәхлукатның хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Көч, кодрәт һәм бик олуглык иясе булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Бөтен галәмнең патшасы һәм беркайчан үлмәячәк, һәрвакыт терек булучы Аллаһы Тәгаләне данлыймын.
Ул Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән бик пакь һәм мөкаддәс Зат, бөтен фәрештәләрнең һәм Җәбраил фәрештәнең Раббысы. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһи зат юк. Без гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә Рабби, без Синнән җәннәтне сорыйбыз һәм тәмугътан Сиңа сыгынабыз. #мәчет_тормышы