1.4Kпросмотров
70.9%от подписчиков
25 февраля 2026 г.
📷 ФотоScore: 1.6K
Дога🤲 Йә Раббым, Үзеңнең ачуыңнан, нәфрәтеңнән, газабыңнан, гафу ителмәгән, кичерелмәгән гамәлләрдән, начар нияттән, буш сүзләрдән, хәерсез эшләрдән, файдасы булмаган гыйлемнән, кабул ителмәгән догадан, каты күңелдән, туймый торган нәфестән, вакытны һәм малны исраф итүдән, туганлык-кардәшлек җепләрен өзүдән, кирәксез адәм булудан, гаделсезлек кылудан Үзең сакла. Йә Раббым, гариплектән, сукырлыктан, саңгыраулыктан, аңсызлыктан, телсезлектән, йогышлы авырулардан, яман чирләрдән, өшүләрдән, пешүләрдән, газап-әрнүләрдән, зәгыйфьлектән, сабырсызлыктан, эч пошулардан, шик-шөбһәләрдән, җан тынычсызлыгыннан, башкаларға йөк булудан Үзең сакла. Әәмиин !🤲