П
ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ
@tatar_faida2.0K подп.
2.0Kпросмотров
24 января 2026 г.
📷 ФотоScore: 2.3K
🍩Ял көннәрендә тәм-томнар пешереп, якыннарыгызны сыйлагыз әле. Сезгә бик тәмле һәм җиңел әзерләнә торган бер ризык пешерергә тәкъдим итәбез. 🍩Эремчекле пончиклар Кирәк була: 📍эремчек 65 гр. 📍1 йомырка 📍75 гр. акмай 📍50 мл. сөт 📍60 гр шикәр комы 📍1,5 бал кашыгы разрыхлитель 📍1 бал кашыгы ванильле шикәр 📍125 гр. он Эш барышы: 📍Йомшартылган акмайга шикәр комы, эремчек салып яхшылам болгатабыз. Сөткә 1 аш кашыгы он салып болгатабыз һәм шуңа калган онны, шикәр комын, разрыхлитель, ванилинны өстәп, камыр ясыйбыз. Камыр уртача сыеклыкта булырга тиеш. Он бераз кимрәк яки артыграк кирәк булырга мөмкин. Әзер камырны махсус капчыкка салып, пончикларны мультипекарьда пешерәбез. Бер ягы кызаргач, әйләндереп алабыз. Мультипекарь булмаган очракта силикон формаларда духовкада да пешерергә була. Тәмле булсын😊
2.0K
просмотров
809
символов
Да
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @tatar_faida

Все посты канала →