Г
Гыйлем
@gylem657 подп.
1.1Kпросмотров
26 сентября 2024 г.
📷 ФотоScore: 1.2K
Упсала университеты галимнәре Тетрис уенының психик сәламәтлеккә файдасын ачыклаган. 20 минут булса да уйнап алган очракта, баш миенә тискәре хатирәләрне җиңеп чыгу һәм стресстан котылу җиңелрәк була икән. Бу исә җәрәхәттән соңгы стресс тайпылышыннан (post-traumatic stress disorder (PTSD) арынырга булыша. Баш миен визуаль һәм киңлеккә бәйле биремнәрне башкарырга күбрәк көч сарыф иткән арада, аны «яңадан кузгатып җибәрергә» һәм агымдагы процесска игътибар юнәлтергә була. Нәтиҗәдә, үткән хатирәләр тоныграк һәм җиңелрәк кабул ителә башлый. Бу фактларны ачыклар өчен 15 ел дәвамында эзләнү эшләре алып барылган. COVID-19 пандемиясе вакытында даими стресста эшләүче табиблардан контроль төркемнәр булдырылган һәм җанлы эксперимент алып барылган.
1.1K
просмотров
748
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @gylem

Все посты канала →
Упсала университеты галимнәре Тетрис уенының психик сәламәтл — @gylem | PostSniper