Г
Гыйлем
@gylem657 подп.
1.1Kпросмотров
11 июня 2024 г.
📷 ФотоScore: 1.2K
🔡🔡🔡🔡🔡🔡 🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡 XVIII – XIX гасырлар Кояш системасы планеталарының хәрәкәтен гаҗәп нәтиҗәле аңлаткан Ньютон механикасының уңышы белән тарихка кереп кала. Моннан тыш ул, әлбәттә, башка, Җир системасына якынрак өлкәләрдә дә уңышка ирешүгә китерде һәм җылылык табигатен вә термодинамика күренешләрен аңлатканда да бик файдалы булды. Ягъни газлар термодинамикасы атомнар хәрәкәте буларак бары тик механик күзлектән тасвирланган. Максвел да үзенең электродинамика тигезләмәләрен язганда хәтта электромагнитик кырларны механик яктан, шестерналар ярдәмендә аңлатмакчы булган. Чынлыкта исә, моның механик электромагнитик кырлары табигатенә бернинди дә бәйләнеше юк, шуңа күрә фән алгарышын бу ялгыш фикерләрдән арынгач кына дәвам итте. Укырга: https://giylem.tatar/archives/3084 #физика #гыйлем
1.1K
просмотров
792
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @gylem

Все посты канала →