918просмотров
8 февраля 2024 г.
question📷 ФотоScore: 1.0K
🔬Татар язучылары арасында гомерләрен фән белән дә бәйләгән шәхесләр барлыгын белә идегезме? Россиядә Фән көне уңаеннан язучы да, галим дә булган татар әдипләрен барладык. Геройлар турында берничә сүз:
1. Җәвад Тәрҗеманов — балалар язучысы да, техник фәннәр кандидаты, металлар технологиясе белгече, атказанган фән эшлеклесе дә.
2. Җәүдәт Сөләйманов — техник фәннәр докторы, татар телен санаклаштыру юнәлешендә эшләгән галим һәм үзенчәлекле шагыйрь.
3. Каюм Насыйри — энциклопедист галим, язучы һәм гомумән гаҗәеп шәхес.
4. Тәлгать Галиуллин — филология фәннәре докторы, күпләрнең остазы, шигърият белгече һәм Татарстанның Халык язучысы да.
5. Фарсель Зыятдинов — күпләр аны бакчачы һәм язучы дип белә. Ул икътисад фәннәре докторы, авыл хуҗалыгы белгече, татарча икътисад дәреслекләрен язучы да.
6. Мөхәммәт Мәһдиев — Халык язучысы, Казан университеты укытучысы һәм әдәбият тарихы белгече.
7. Ризаэтдин Фәхретдин — бөек дин галиме һәм тарихчы гына түгел, әдәбият тарихына кергән язучы да.
8. Нәкый Исәнбәт — язучы, шагыйрь, драматург, Тукай бүләге иясе һәм зур галим, филолог, «Идегәй» текстын туплаучы, фольклор белгече.
9. Равил Фәхретдинов — зур тарихчы һәм археолог кына түгел, Язучылар берлеге әгъзасы, кызыклы әдәби әсәрләр авторы да. Барлык галимнәрне һәм фән эшлеклеләрен бәйрәмнәре уңаеннан котлыйбыз! P.S. Бу тупламага тагын кемнәрне өстәр идегез?