739просмотров
53.5%от подписчиков
15 марта 2026 г.
questionScore: 813
Кадер кичәсе кайчан? Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Рамазан аенда гыйбадәт вә догаларын тагын да арттыра торган булган, бигрәк тә Рамазанның соңгы ун көнендә. Бәлки, мөселманнар да бу ун көнне, изгелекләрен вә гыйбадәтләрен мөмкин кадәр арттырсыннар дип, Кадер кичәсенең төгәл вакыты сер булып саклангандыр. Әлбәттә, галимнәребез бер санны әйтсәләр дә, Расүлебез «эзләгез»,- ди. Шуңа күрә безгә шушы ун төнне изгелектә, гыйбадәттә узырырга кирәк. ❗️Кадер кичәсенең шундый билгеләре бар: ул кичә аяз була, артык суык та, эссе дә булмый, кар-яңгыр яумый, җил исми. Кадер кичәсе тын һәм нурлы була.
❗️ Бу кичәдә йолдызлар да атылмый.
❗️ Кадер кичәсеннән соң килгән көннең кояшы артык якты булмый. ✨ Гайшә анабыз Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: «Йә, Расүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?» – дип сораган. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Аллааһүммә иннәкә гафуун түхиббүл гафвә фәгъфу ганнии. («Әй, Аллаһы, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың. Мине гафу ит, гөнаһларымны ярлыка»), – дип дога кыл» #рамазан #рамазан2026 #рамадан #ураза #кадеркичәсе