772просмотров
55.9%от подписчиков
13 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 849
ҖОМГАЛАР МӨБАРӘК БУЛСЫН! http://mechet-gailya.ru ✅ «Айларның иң зуры - Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры - Җомга көне» (Табарани). ✅ «Кояш чыккан иң хәерле көн – Җомга көне. Ул көнне Адәм гс яратылды, ул көндә җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә Җомга көнне булачак» (Мөслим). ✅ «Әгәр дә бер мөселман җомга көнендә яки төнендә үлсә, Аллаһ аны кабер газабыннан саклаячак» (Әхмәд, Тирмизи). ✅ «Дөреслектә, бу көн– бәйрәм. Аллаһ аны мөселманнарга билгеләде. Кем дә кем җомгага барса, госел алсын» (Ибн Мәҗәһ). ✅ «Кемдә кем Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанса, аңа җомга көнне җомга намазын уку тиешле. Мәгәр авыру кешегә, яки мосафирга, яки хатын-кызга, сабый балага, кол кешегә бу намаз мәҗбүри түгел. Кем дә кем күңел ачу яки сату-алу белән мавыгып җомгага бармаса, Аллаһ ул кешедән баш тарта. Чынлыкта, Аллаһ беркемгә мохтаҗ түгел» (Дәракутни). ✅ «Кем дә кем бернинди дә сәбәпсез рәттән өч җомга намазын калдырса, Аллаһ аның күңеленә мөһер куя» (Ибн Мәҗәһ, Нәсәи).