Э
ЭЛЬМИРА ҖӘЛИЛОВА
@elmira_jalilova493 подп.
1.5Kпросмотров
3 марта 2025 г.
📷 ФотоScore: 1.6K
яз. кояшка ут каба. табигатькә йога яшәү исе. җитмеш яшьлек бер җир улы учларына алып, кара туфрак исни. өлгергәнен шуннан белә җирнең. шунда чәчә икмәк иле өчен. чәчә. ура. суга. шуңа синдә!җирнең бөтен көче синдә, Кеше! күккә менми. күзгә керми. сүзен бирми. ул бу җирдә җирдән олы берни белми! табаныннан тамыр шыта шул туфракка, ә аннары яшәү суты булып йөрәгенә үрли! мәгънә эзләп җир тирәли әйләндем дә әллә ничә. үз җиремдә ак хакыйкать ауды өскә: әти учларына алып кара туфрак исни, язга керде исә. һәм көзләрдә эзе саен илен туендырыр икмәк үсә!.. Эльмира Җәлилова
1.5K
просмотров
588
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @elmira_jalilova

Все посты канала →
яз. кояшка ут каба. табигатькә йога яшәү исе. җитмеш яшьлек — @elmira_jalilova | PostSniper