1.7Kпросмотров
24 ноября 2024 г.
Score: 1.9K
әни! Бу бәйрәмне кем кайчан уйлап тапкандыр, белмим. Без бәләкәй чакта андый-мондый нәрсә юк иде. Тик минем өчен Әнине югалтудан курку һәр көнне бар иде. Әни иң тәмлесен ашарга тиеш, әни иң матурын кияргә тиеш. Әни кич җыелышка китсә, ул кайтканчы ут йотыш. Каян килгән бу хис, белмим. Операциягә китте әни бер җәйдә, мин шул 10нарда укыганмындыр. Таң аткандагы теләк кабул була дигәч, кояш сызылганда ишек төбенә чыгып басып: "әнинең бөтен чирләрен миңа бир, әни бер дә чирләмәсен!" дип җылаганымны хәтерлим. Әле дә шулай, шалтыратканда телефонын алырга өлгермәсә, ут чыга җанда. безнең арада беркайчан да төчелек булмады. вакыт-вакыт кытыршылык та, аңлашылмаучанлык та булгандыр. Ул һәркемдә бар!
Ләкин!
Соңгы елларда бигрәк тә мин Әнинең дөньяда бердәнбер иң камил хатын-кыз үрнәге булуын таныйм: ул кадәр сыйфатлы/чиста/пөхтә гомерне берәү дә яши белми. Мин алай булдыралмадым, булдыра да алмам. Гомумән, уңайлы кеше булалмадым. Инде буласы да килми, иренәм😂 Әни өзелеп китеп бу җырны ярата диялмим, яратмый. Ләкин мин яратам: ул ничек бар шулай-тормышчан. "әнием, мин һаман да синең бәбиең" дип яза белмим инде мин... Кыргый җаным үз итәргә син бар бит, Әни♥️