72просмотров
15.7%от подписчиков
30 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 79
📚Бөтенроссия туган тел укытучылары конкурсының йомгаклау этабы тәмамланды, анда Татарстан Республикасыннан 35 педагог һәм Россиянең башка төбәкләреннән 15 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Ике көн дәвамында 50 укытучы мастер-классларда, проект эшләрендә һәм түгәрәк өстәлдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә заманча технологияләр турында фикер алыштылар. Озын Куак мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Тазетдинова туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы лауреаты исеменә лаек булды. 🎉