Г
Газета "Вакыт"
@VAKUT_96458 подп.
74просмотров
16.2%от подписчиков
30 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 81
🤼‍♀ Батыр округында Араев Г. М. истәлегенә ирекле көрәш буенча турнир узды. Турнирда округның төрле почмакларыннан 80нән артык спортчы катнашты. Алар 16 авырлык категориясендә көрәштеләр. Турнир Чувашия Республикасының атказанган укытучысы һәм РСФСРның спорт мастеры Гелачетдин Миначевич Араев истәлегенә багышланган иде. Ул математика укытып кына калмый, балаларга спортка мәхәббәт тә тәрбияли. Турнир ачылышында кунакларны һәм катнашучыларны Батыр округы башлыгының беренче урынбасары Фәнил Алиуллов сәламләде. Турнирда билбау көрәше буенча дөнья Кубогы җиңүчесе Шамил Вахитов һәм ирекле көрәш буенча Россия Кубогы бронза призеры Әхмәт Арданов та бар иде. Мондый ярышлар традицияләргә хөрмәт, чын остазлар турында хәтер.
74
просмотров
728
символов
Да
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @VAKUT_96

Все посты канала →
🤼‍♀ Батыр округында Араев Г. М. истәлегенә ирекле көрәш буе — @VAKUT_96 | PostSniper